ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2011 ел
җомга

Семинар-киңәшмә игенчелек буенча министр урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында узды.


8
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник белдерүенчә, крестьян (фермер) хуҗалыкларында терлекчелекнең үсеше ил күләм азык-төлекне генә түгел, ә авыл җирлегенең тотрыклылыгын да тәэмин итә.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш Татарстан Республикасының беренчел мәсьәләләр рәтенә керә. 2011 нче елда хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең сәбәпләрен һәм шартларын бетерү буенча профилактик чаралар нәтиҗәсендә яхшы нәтиҗәләргә ирешелгән.


7
декабрь, 2011 ел
чәршәмбе

Бүген «Казан ярминкәсе»ндә «Энергетика. Ресурсларны саклау» XIII махсуслаштырылган күргәзмә һәм «Энергия, ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау» XII халыкара симпозиум ачылды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.


6
декабрь, 2011 ел
сишәмбе

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Лаеш муниципаль районында булды. Аны ТР Министрлар Кабинеты ветеринария идарәсе начальнигы Булат Камалов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының нәселле терлекчелек буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илсур Закиров озатып йөрде.


5
декабрь, 2011 ел
дүшәмбе

5 нче декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Актаныш районы хуҗалыкларында 114,5 тонна сөт савылган, бу узган ел белән чагыштырганда 17,5 тоннага артык. Саба районында гомуми савым күләме 79 тоннаны тәшкил итә. Шулай ук җитештерү күләме Кумара (129 тонна һәм 13,1 тонна) һәм Кайбыч (49,6 тонна һәм 5,6 тонна) районнарында арткан.


3
декабрь, 2011 ел
шимбә

Бүген Казанның 9 базарында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Мәскәү һәм Чехов базарында тәкъдим ителгән авыл хуҗалыгы продукциясенең төрлелеге белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.


2
декабрь, 2011 ел
җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция режимында  республика киңәшмәсе узды. Биредә шәхси хуҗалыкларның үсеше, гаилә фермалары төзү мәсьәләләре каралды, 2011 елның 10 аена терлекчелеккә йомгак ясалды.


1
декабрь, 2011 ел
пәнҗешәмбе

Конкурс мәгариф учрежденияләре арасында 2011 елның апрель аеннан башлап октябрьгә кадәр уздырылды. Бәйгедә катнашу өчен оешмаларның авыл хуҗалыгы өлкәсендә практик тикшеренү эшләре уздырырлык укыту-тәҗрибә участоклары булуы шарт иде.


30
ноябрь, 2011 ел
чәршәмбе

«Волга» яшьләр үзәгендә ТРның беренче авыл яшьләре форумы үтте. Чарада республиканың барлык муниципаль районыннан 16 яшьтән башлап 35 яшькә кадәр булган авылда яшәүче төрле профессия вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International