Казан базарларында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды

2011 елның 19 декабре, дүшәмбе

17 нче декабрьдә Казан базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Башкала базарларына барлыгы 128 тонна бәрәңге, 91,2 тонна яшелчә, 60,2 тонна ит ризыклары, 73,5 тонна шикәр комы, 258,4 мең штук йомырка, 10,3 тонна карабодай ярмасы китерелде.

Халыкта карабодай, йомырка, сөт, сырга сорау зур иде.

Республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 25,1 миллион сумлык продукция алып килде. Моның өчен 445 машина җәлеп ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International