Бүген Игенчеләр сараенда мәктәп яны тәҗрибә участоклары конкурсы җиңүчеләрен 100 мең сумлык авыл хуҗалыгы гранты белән бүләкләү тантанасы булды. Аларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тәбрикләде.
Үзенең чыгышында Марат Әхмәтов мәктәп яны тәҗрибә участоклары авыл хуҗалыгы тармагы өчен яшь кадрлар әзерләүдә зур урын алып тора, дип билгеләде. Укучыларның җиргә якын булулары, үз куллары белән помидор, суган һәм кыяр үстерү теләге - киләчәктә аларның үз тормышларын авылга бәйләүгә бер этәргеч.
«Авылдагы эш рәтен белгән мәктәп укучылары киләчәктә дә аны үстерә алачак. Әлбәттә, бу республиканың авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш кертә”, - дип ассызыклады министр.
Бүләкләү тантанасы барышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Айрат Зиннуров ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына әлеге бәйге уздыруга рәхмәтен белдерде.
Казан дәүләт аграр университетының фән эшләре буенча проректоры Айрат Вәлеев һәм авыл хуҗалыгың фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Тагиров катнашучыларга киләчәктә методик кулланмалар, заманча технология һәм орлыклар белән тәэмин итүдә булыша алулары хакында хәбәр итте.
Искәрмә, конкурс апрельдән октябрьгә кадәр узды.