Бүген башкала базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Ярминкәнең барышы белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты. Ул тәкъдим ителгән товар төрлелеген карады, сатучылар, алучылар белән аралашты.
Гомумән алганда, ярминкәгә 82,5 тонна бәрәңге, 79,9 тонна яшелчә, 72 тонна ит, 104,8 тонна шикәр комы, 46,5 тонна сөт китерелде.
Халыкта сыер ите, йомырка, бәрәңге, сөт, сыр, кәбестәгә сорау зур иде.
Казан базарларына барлыгы 403 машинага төяп, 28,7 миллион сумлык продукция китерелде.
10 декабрь көнне Вахитов районы базарында Арча һәм Теләче районы, Идел буе районында – Аксубай һәм Әлки районы, Мәскәү базарында - Буа һәм Чүпрәле районы, Яңа Савин районында – Кукмара һәм Яңа Чишмә районы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре халыкка хезмәт күрсәтте. Авиатөзелеш районында - биектаулылар, Киров районында тәтешлеләр үз продукциясен тәкъдим итте. Совет районында исә ярминкәне Спас (Дәрвишләр бистәсе) һәм Алексеевск (Зәкиева урамы) районы хуҗалыклары оештырган иде. Ә «Фермер» сәүдә үзәгендә ярминкә ТРның шәхси крестьян хуҗалыклары ассоцияциясе катнашында үтте.
Шулай ук ярминкәләр республиканың башка район үзәкләрендә һәм шәһәрләрендә дә узды. Мәсәлән, бу атнаны Яр Чаллыда Тукай, Менделеевск, Минзәлә, Әгерҗе районы товар җитештерүчеләре сату итте. Биредә каз һәм үрдәк итенә сорау зур булган. Ярминкәгә барлыгы 929 каз, 100дән артык тавык һ.б. китерелгән.