2014 елның 13-14 апрелендә Лондонда «Olympia» күргәзмә комплексында ел саен оештырыла торган күргәзмә булды, анда быел беренче мәртәбә Россия Федерациясе киң күләмдә чыгарылды. Британия халкы безнең ил предприятиеләренең югары сыйфатлы экологик чиста продукциясе белән якыннан таныша алды.
Бүген, 15 апрельдә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2014 елда Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге гомуми файдалану автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» 2014 елның 15 мартындагы карары үз көченә керде.
Җир законнарын бозуның аеруча киң таралган төре авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне бозудан гыйбарәт. Россельхознадзор тарафыннан бирелгән күрсәткечләрне анализлаудан күренгәнчә, соңгы елларда туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез җыеп алуга яисә юкка чыгаруга, пестицидлар һәм агрохимикатлар яисә кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч булган башка матдәләр белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, шулай ук җитештерү һәм куллану калдыклары белән чүпләндерү һәм пычрату нәтиҗәсендә җирләрне бозуга бәйле ачыкланган хокук бозулар даими артып тора.
Агымдагы елның 14 апрелендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ФГБОУ ДПОС ТИПКА) район агрохимиклары һәм «ЦАС Татарский» ФДБУ һәм «Альметьевская» САС ФДБУ белгечләре өчен “Төрле рәвешле икътисад шартларында туфрак катламын эшкәртү” темасы буенча укулар башлана.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы яңа һөнәри бәйрәм – Ветеринария хезмәткәре көнен гамәлгә кертү инициативасы белән чыкты. Россия Финанс министрлыгы, Россия Икътисадүсеше министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы белән килештерелгән тиешле күрсәтмә проекты федераль аграр ведомство тарафыннан Россия Федерациясе Хөкүмәте каравына кертелде.
Агымдагы елның 11-13 апрелендә Арча шәһәрендә Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннанТатарстан Республикасы ХI «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында армрестлинг буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты уздырылды.
Кулланучылар кооперациясе эшчәнлеген саклап калу һәм үстерү мәсьәләсе республика өчен бик мөһим. Бу хакта бүгенТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узганкиңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. Киңәшмәне Президент үзе үткәрде.
2014 елның 1 маеннан Таможня берлегенең “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” техник регламентлары гамәлгә керә, алар Евразия икътисадыйСоветы комиссиясе тарафыннан 2013 елның 9 октябрендәге № 67 һәм № 68 карарлары белән расланган иде.
Агымдагы елның 14 апрелендә өстәмә һөнәри белем бирү системасының федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында (ФГБОУ ДПОС ТИПКА) терлек үрчетүче техниклар-технологлар өчен укулар башлана.
Кичә «Бердәм дөнья – Бердәм сәламәтлек» IV Халыкара ветеринария конгрессы кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Ветеринария департаменты директоры Светлана Дресвянникова белән очрашу булды.