Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында корылык аркасында барлыкка килгән гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар планы эшләнде

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында “Корылыкка һәм янгын куркынычы барлыкка килүгә бәйле рәвештә күрелә торган чаралар турында” брифинг булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, яз башында туфракның продуктив дымлылыгы яхшы булуга да карамастан (1 метр катламда 170 мм), июнь башына хәлләр кискенләште. Туфракның сөрелгән өлешендә бары 10 мм чамасы гына дымлылык бар, дип билгеләп үтте. Май аенда һава температурасы нормадан 150 0Сга артыграк. Татарстан Республикасының 41 районында корылык галәмәтенә бәйле гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Министр әйтүенчә, шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министрның беренче урынбасары Николай Титов җитәкчелегендә оператив штаб эшли. Корылык аркасында барлыкка килгән гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен йомшарту буенча чаралар планы эшләнде, анда, азык балансын тулыландыру максатында, азык кытлыгы көтелә торган хуҗалыкларда кабат чәчүләрне оештыру өчен тары, рапс, сурепица кебек орлыкларны кайтарту турында да карала.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, терлекләрнең баш санын һәм авыл хуҗалыгы хайваннарының, кош-кортның продуктивлылыгын саклап калу өчен азык туплана торган урыннарны һәм траншеяларны азык тиешенчә сакланырлык халәткә китерергә, халыкны ботак-азык әзерләүгә җәлеп итәргә, табигый печәнлекләрне һәм көтүлекләрне барлап, булган барлык үләнне терлек азыгы өчен җыярга кирәк, диде.

Оператив белешмәләр буенча, республикада 32,4 мең тонна азык әзерләнгән. Шул исәптән 21,6 мең тонна печән, 70 мең тонна сенаж.

Терлек азыгын әзерләү узган елларга караганда шактый тиз бара. Бер көнне дә югалтырга ярамый, алдагы атна – күпьеллыкүләннәр үсә торган кырларда актив эшләү чоры булачак. Барлык категория хуҗалыклардагы терлекләрне исәпкә алып, 1 млн. тонна печән, 2,9 млн. тонна сенаж һәм 2,7 млн.тонна силос әзерләргә кирәк булачак.

Марат Әхмәтов июньнең һәр көнендә кышның 5 көненә җитәрлек азык әзерләү бурычын куйды.

Республикада 278 бер. су сиптерү машинасы бар, шулардан 243 бер. эшкә кереште. Бу юнәлештә Арча, Саба, Мамадыш, Кукмара, Алабуга, Әгерҗе муниципаль районнары актив эшли.

2014 елда республикада чәчүлек мәйданы 2,8 млн. га тәшкил итә, шулардан бөртекле һәм кузаклы культуралар - 1603 мең га, техник культуралар – 205,4 мең га, азык культуралары – 983,6 мең га, язгы культуралар мәйданы 1737,9 мең га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International