Татарстан кырларында бүгенге көнгә дымлылык запасы бик түбән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте. Барлык муниципаль районы районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәнеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы республиканың 40 муниципаль районында корылык башлануын билгеләп үтте. Ул иминият компанияләре белән эшләүне активлаштырырга тәкъдим итте. Марат Әхмәтов корылык шартларында башкарыла торган чаралар (тырмалау, корылыкка чыдам үсемлекләр чәчү, үсемлекләрне стресска каршы препаратлар белән ашламалау) турында җентекләбрәк сөйләде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук, бүген кырларда 278 берәмлек техника су сиптерә, диде. Терлек азыгын әзерләүгә килгәндә исә, Марат Әхмәтов әйтүенчә, бүген 16 мең тонна печән һәм 52 мең тонна сенаж (1 башка 0,4 центнер азык) әзерләнгән. Кайбер районнарда ботак-азык әзерләүгә керештеләр, шушы көннәрдә бу эшкә Татарстанның барлык районнары да керешәчәк, диде Марат Әхмәтов.