Авылны үстерергә

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында Россия Траспорт министрлыгының һәм федераль юллар агентлыгының вәкилләре катнашында “2014 - 2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасына авыл торак пунктларының иҗтимагый әһәмиятле объектларына, шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү объектларына уза торган автомобиль юлларын төзү һәм булганнарын реконструкцияләү чараларын кертү буенча киңәшмә узды.

Төп нотык белән Авлны үстерү һәм социаль сәясәт департаменты директоры Дмитрий Торопов чыгыш ясады.

Авыл җирләрендә урнашкан торак пунктларында комплекслы рәвештә социаль объектлар, инженерлык инфраструктурасы һәм автомобиль юллары төзүгә федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына субсидияләр бүлү һәм бирү кагыйдәләренә кертелә торган үзгәрешләр, авыл җирендә автомобиль юллары төзүгә кагылышлы үзгәрешләр турында фикер алышу булды.

Фикер алышу барышында Россия Федерациясе субъектларына субсидияләр бүлү формуласы белән килешергә дигән карар кабул ителде: анда каты өслекле автомобиль юллары булмаган торак пунктлар саны, шулай ук төбәкнең гомуми авыл хуҗалыгы продукциясе күләме исәпкә алынырга тиеш; Кагыйдәләрдә гомуми файдаланудагы автомобиль юллары уза торган торак авыл пунктларының иҗтимагый әһәмиятле объектлары саны күрсәтелергә тиеш, шулай ук индикаторларны исәпләү өчен Кагыйдәләргә 1 км автомобиль юлын төзүгә һәм реконструкцияләүгә федераль бюджеттан акчалар бүлү нормативын кертергә кирәк, дигән карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International