Татарстанга Нидерландтан 28 межнщн артык чебеш кайтты

2014 елның 10 июне, сишәмбе

Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Россия Федерациясе дәүләт чигендә һәм транспортта чик буе ветеринария контроле бүлеге дәүләт инспекторы тарафыннан “Бигеш” Халыкара аэропортында Нидерландтан “Тукай нәсел репродукторы” ҖЧҖ адресына кайтарылган тәүлеклек чебешләр партияләре (28152 баш) тикшерелде һәм рәсмиләштерелде.

Тикшерү һәм документларны карау барышында республикага кош-корт кайтару һәм транспортировкалауның ветеринария-санитария кагйдәләренең һәм башка кагыйдәләрнең бозылуы ачыкланмады. Чебешләрнең клиник халәте физиологик нормага туры килә. Һава судносы бортыннан чебешләрне махсуслаштырылган автотранспортка төяделәр һәм билгеләнгән урынга озаттылар. Авиаташучыга һава судносына ветеринария-санитария эшкәртүен башкарырга күрсәтмә бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International