Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үзем барыгызны да милли бәйрәм - Сабантуй белән котлыйм!
Сабантуй - татар халкының, шулай ук барлык республика халкының да иң яраткан һәм көтеп алынган бәйрәме.
Аның ел саен җәй башында, язгы чәчү эшләре тәмамланганнан соң узуы да аерым мәгънәгә ия. Аның төп үзенчәлекләреннән берсе - сабан туенда, беренче чиратта, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән яңа уңышка нигез салган игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы алдынгылырын хөрмәтләп, аларга рәхмәт белдерәләр. Быел да шулай булачак.
Күңелләрне җилкендерә, җанга рәхәтлек бирә торган, чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәменә әверелгән Сабантуй быел да сездә онытылмаслык матур хисләр калдырсын, алдагы көнгә ышаныч тудырсын, туган республикабызның якты киләчәге өчен яңа зур проектларны гамәлгә ашыруга бетмәс-төкәнмәс көч, дәрт өстәсен!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә бәхете һәм һәр йортка тынычлык, иминлек телим! Күңелләрегездә һәрвакыт күркәм бәйрәм күтәренкелеге булсын, Сабантуйдан алган кабатланмас хаисләр игелекле гамәлләр кылырга дәрт, илһам бирсен, яңа җиңүләргә, уңышларга ирешүдә юлдаш булсын!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов