Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты АПК кадрларын яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең Киров институты делегациясе белән тәҗрибә уртаклашты

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Узган атнада өстәмә һөнәри белем бирүнең “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты”федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе (ФГБОУ ДПОС «ТИПКА») АПК кадрларын яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрүнең Киров институты делегациясен кабул итте.

Делегация Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтының укыту. Фәнни-тикшеренү һәм консалтинг эшчәнлеге белән танышу һәм халыкара фәнни-гамәли конференци үткәрү тәҗрибәсе белән алмашу өчен килде.

Институт ректоры Николай Якушкин һәм профессорлар-мөгаллимнәр составы белән очрашу вакытындла кунаклар Татарстан Республикасы АПКның җитештерү-финанс эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибәләр, кадрларның квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан әзерләү планнары, укытуны оештыру яклары белән таныштылар.

Дистанцион укытуга, электрон китапханәгә, институтның укыту юнәлешләренә һәм аспирантурага аеруча игътибар бирелде.Мастер-класслар дәрәҗәсендә укыту делегациядә кызыксыну уятты. Мастер-классларның җитәкчеләре «Россельхозцентр»ныңТатарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Һадеев, “Татарстанның элиталы орлыклары” СРО генераль директоры Юрий Еров, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов һәм башкалар иде.

Делегациядә медиация, икътисад һәм фермер хуҗалыгын оештыру, муниципаль хезмәт һәм муниципаль хуҗалык менеджеры, җирдән файдалану һәм җир төзелеше, бухгалтерлык исбе һәм аудит, дәүләт һәм муниципаль идарә, арбитраж идарә кебек юнәлешләр кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International