Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районы активы белән очрашты

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Тәтеш районына эш сәфәре кылды, анда ул яңа күпфатирлы йортны тапшыруда катнашты һәм район активы белән очрашты. Очрашу райлн Мәдәният йортында булды.

Районның ничек яшәве турында аның башлыгы Валерий Чершинцев сөйләде. Күңелне сөендерерлек мизгелләр арасында – “Волжанка” сәнәгать паркы үсеше, җиләк-җимеш җитештерү һәм минераль су тутыру предприятиесе уңышлы эшли. Район игенчеләре комбайн бункерларыннан 80 мең тоннага якын ашлык суктырган. Гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыклар уңышлы эшли. Район 26 федераль һәм республика программасында катнаша, берьюлы 60 объектта эш алып барыла. Проблемалар арасында эшсезлек билгеләп үтелде, аның дәрәҗәсе республика буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр диярлек югары (1,1 процент), шулай ук 15 торак пунктка илтүче каты өслекле юл булмау проблемасы да бар.

Үз чиратында, Илдар Халиков тәтешлеләргә республиканың социаль-икътисадый үсеше турында мәгълүмат җиткерде. “Гомуми икътисадый хәл бик катлаулы, шулай булса да, республикада эре предприятиеләр күп булганлыктан, без күп кенә социаль программаларны саклап кала алдык. Җыелган салымнарга йортлар, спорт комплекслар, юллар, клублар – халыкка кирәкле объектлар төзибез. Алар моны күрә, шуңа күрә тәртип, ышаныч, аңлау бар”, - дип әйтте Хөкүмәт башлыгы.

Район аграрчылары хезмәтенә анализ ясап, Премьер-министр Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгындагы уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте, икмәк җыю һәм гаилә фермалары үсеше буенча күрсәткечләрнең начар булмавына һәм республика азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итә алачагына ышандырды.

Бүгенге көндә Татарстанда 7 меңнән артык объект төзелә, реконстукцияләнә, ремонтлана, 10 мең урынга 56 балалар бакчасы төзелә, шул исәптән 80 урын Тәтештә. “Әмма проблемалы мәсьәләләр дә әле байтак, - дип билгеләп узды Илдар Халиков. – Беренче чиратта, бу - юллар. Сезнең, халык саныннан чыгып түгел, ә ихтыяҗга карап эш итәргә кирәк, дигән үтенечегезне кабул итәбез. 2016 нчы елга кадәр барлык торак пунктларга юллар булачак”.

Юллар төзелеше, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү буенча республика программаларының киләчәктә дә гамәлгә ашырылачагы турындагы хәбәрне зал алкышлар белән каршы алды.

Әгәр бердәм булсак, без барысына да ирешә алачакбыз, мин моңа ышанам. Планнар һәм бурычлар күбрәк булсын”, - дип сүзен йомгаклады Илдар Халиков район активы белән очрашуда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International