Көндезге сәгать икедә Алексеевск авылында Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча быел өченче зона киңәшмәсе ачты, анда ун районнан район, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашты, алар арасында Чирмешән, Аксубай, Әлки, Чистай районнары белән рәттән башка районнар вәкилләре дә бар иде.
Җентекле нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул Алекссеевск районының авыл хуҗалыгы күрсәткечләре турында сөйләде. Биредә 21 гаилә терлекчелек фермасы, сөт комбинаты, икмәк заводы бар. Урыннарда эшләр торышы мактанырлык түгел, бу очракта Алексеевск районы да искәрмә түгел. “Авылда хезмәт активлыгы түбән, - диде Марат Әхмәтов. Күрәсең, дәүләт күбесен үз өстенә ала”.
Зона киңәшмәсендә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рафис Борһанов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Марат Шәрифуллин чыгыш ясады.
Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмә тәмамлаганда, кече хуҗалыклар үсеше акрыная, тармакка кертелгән акчаларны исәпкә алсаң, бу борчуга сала, дип белдерде. “Мөгаен, безгә дәүләттән финанс-икътисад ярдәмне арттырырга туры киләчәк. Эмбарго шартларында үзебезнең авыл хуҗалыгын үстерергә кирәк. Игътибар үзәгендә Россия товар җитештерүчеләре була торган вакыт җитәр”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Район Мәдәният йорты фойесында авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе дә оештырылды – җирле аграрчылар үзләре җитештергән сөт, икмәк, балык һәм башка продуктларны куйганнар иде.