Рөстәм Миңнеханов Баулы, Лениногорск һәм Бөгелмә районнары активлары белән очрашты

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Барлык республика проектларын уңышлы гамәлгә ашыру Татарстан икътисадының тотрыклылыгына бәйле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Баулы муниципаль районы активы белән очрашуда әйтте. Президент белән бергәТатарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе ӘсхатьСәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов йөрде.

Очрашу башында район башлыгы Альберт Хәбибуллин территориянең социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, соңгы биш елда Баулы районында республика программалары 1,5 млрд. сумнан артыграк күләмдә гамәлгә ашырылган.Быел район территориясендә 320 млн. сумлык 26 программа гамәлгә ашырыла.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын башлап җибәргәндә Баулы районыныңимин киләчәгенә ышаныч белдерде. «Бүген без күп кенә кызыклы проектлар карадык, һәм мин ышанам ки, районның киләчәге бар, монда бик күп хезмәт сөючән кешеләр яши», - дидеРөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта аның фикеренчә, хакимиятнең барлык тармакларының килештерелгәнпозициясе генә республика алдында торган бурычларны хәл итшргә мумкинлек бирәчәк.

«Республика ил күләмендә шактый күп уңай нәтиҗәләр бирә, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты. – Безнең эшне бәяләүнең төп критерие – тормыш дәрәҗәсе».

Татарстанның соңгы еллардагы аеруча әһәмиятле казанышларыннан берсе - демографиквәзгыять яхшыру дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бу һәм башка уңышларга республикада социаль инфраструктураны үстерү буенча күләмле программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. «Гражданнар тормышы өчен шартлар тудыру бик мөһим, - дип саный Р.Миңнеханов. – Без бик күп республика программаларын гамәлгә ашырабыз, һәм һәр район аларда катнаша».

«Әмма барлык барлык социаль проектлар да икътисадыбызның тотрыклылыгына бәйле», -дип тагын искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан икътисадының нигезен, аның әйтүенчә, нефть чыгару һәм нефть эшкәртү тәшкил итә. «Нефтьчеләрнең эш шартлары елдан-ел катлаулана бара, әмма без яңа технологияләр кулланабыз, кыен чыгарыла торган запасларны, битум нефтен эшкәртәбез. Димәк, нефть сәнәгатенең ресурс базасы күп елларга җитәрлек әле», - дип билгеләп үтте республика Президенты.Ул икътисадның төрле тармакларындагы күләмле проектлар турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа предприятиеләр булдыру ВРП үсешен тәэмин итәчәк, югары хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдыруга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта Р.Миңнеханов әйтүенчә, әлегә республика икътисад үсешен елга 6-7% дәрәҗәсенә җиткерә алмый, һәм бу нигездә чит ил базарлары торышына бәйле. «Шуңа күрә безгә хәзер эчке ихтыяҗны киңәйтергә кирәк», - дип ышанычлы итеп әйтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Татарстанның авыл хуҗалыгы, яңа вәзгыятьләргә әзер булырга тиеш. Чит илләрдән азык-төлек продуктларын кертүне чикләү Татарстан авыл хезмәтчәннәрен үз продуктларын җитештерүне арттыруга этәрәчәк. Үз ягыннан республика җитәкчелеге авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукциясен сата алсын өчен актив эшләячәк.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә Баулы районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлау һәм вактындакөзге чәчүне уздыру бурычы торуын да билгеләп китте.

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы Президентына үзләрен борчыган кайбер мәсьәләләр буенча сораулар бирделәр. Район кешеләре чит илләрдән азык-төлек продуктларын кертүне чикләү кулланучыларга ничек тәэсир итәр дип тә дип борчылалар.

Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, әлегә кадәр Россиягә чит илләрдән гел генә дә сыйфатлы продуктлар кертелми иде. «Ә Татарстанда ит, сөт артыгы белән җитештерелә. Һәм безнең авыл хезмәтчәннәре өчен бу – Россия сәүдә киштәләренә килү өчен шанс», - диде Татарстан Президенты.

Ул республикада азык-төлек продуктларына бәяләр үзгәрешен тикшереп торучы комиссия төзелүен әйтте. «Татарстан кулланучылары зыян күрмәсен өчен без хәлдән килгәннең барысын да эшләрбез», - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Лениногорск районында Татарстан Республикасы Президенты итәкчелегендәге кунаклар«РосНефтеКомплект» ҖЧҖ җитештерү цехларында булды, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләр өчен «VIII төрдәге 14 нче Лениногорск махсус гомуми белем мәктәбе» махсус коррекцион мәктәбен капиталь төзекләндерүдән соң карап чыктылар.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Бөгелмә муниципаль районында эш сәфәре вакытында катнаш азык заводын һәм яңа балалар бакчасын ачуда катнашты.

Катнаш азык заводы проектының инвесторы «Репродукт» ҖЧҖ. Яңа предприятие ел саен 200 мең тоннага кадәр катнаш азык җитештерә алачак һәм аның 36 мең тоннан ашлык сыярлык эдеватор комплексы бар. Әзер продукцияне Татарстанда, Самара өлкәсендә һәм башка күрше төбәкләрдә сатарга ниятлиләр. Проект 2,2 млрд. сумга төшкән. Бөгелмә – безнең алдынгы муниципалитетларның берсе, - дип башлап җибәрде үз чыгышын Татарстан Президенты. – Бик күп проектлар моннан башланды, һәм бүген ул – республиканың фәнни, җитештерү, транспорт-логистика үзәге. Ул зур потенциалга ия, аны гамәлгә ашыру өчен без шартлар тудырырга тиеш». Аның сүзләренчә, гамәлдәге проблемаларга карамастан, шәһәр һәм район яхшы якка үзгәрә. Татарстанны тулаем социаль-икътисадый үстерү турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика күп күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. «Республикада барлык хакимият структуралары бердәм эшли, безне федераль хакимият органнары да тулысынча хуплый һәм бизнес ярдәм кулы суза, - дип ассызыклады ТатарстанПрезиденты. – Безнең уңышлар безнең тотрыклылыкта, профессионализмда һәм максатларның уртак булуында». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республиканың эре проектларны гамәлгә ашырырга көче җитә, моның мисалы – Универсиада, Болгарны ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү, эре «ТАНЕКО» НЭЗ төзү. «Без үзебезнең алга олы максатлар куярга һәм аларны хәл итәргә омтылырга тиеш». Чыгышының азагында Татарстан Президенты бөгелмәлеләргә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Бергәләп без теләсә нинди мәсьәләләрне хәл итә алабыз», - дип мөрәҗәгать итте ул активта катнашучыларга.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук “Әкият” балалар бакчасын реконструкцияләүдән соң ачуда катнашты. 1967 елгы 280 урынлык бинаны төзекләндерү 80 млн. сумга төшкән.

“Быел Татарстанда 56 яңа балалар бакчасы төзелде, ә барысы республикада, реконструкцияләнә торган объектларны исәпкә алып, 10500 урынга мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзеләчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Мөхтәрәм кунаклар яңа балалар бакчасын карап чыктылыр, анда эшләүче тәрбиячеләр һәм ата-аналар белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International