2014 елның 23 августы күрсәткечләренә караганда, Татарстан Республикасында 962 мең га, ягъни барлык мәйданның 62%ында ашлык суктырылган. Җыелган ашлыкның гомуми күләме 2,1 млн. тонна тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат ӘхмәтовТатарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.