Санкт-Петербургта 23 августтан 31 августка кадәр «Агрорусь – 2014» XXIII Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак. 26 августта «Ленэкспо» күргәзмә комплексының үзәк сәхнәсендә аны ачу тантанасы булачак.
Күргәзмә-ярминкә чаралары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Хакимиятләре ярдәмендә узачак.
Агрофорум кысаларында киң даирәле эшлекле чаралар, шул исәптән тугыз чара һәм сигез тармак конкурслары узачак.Программада агросәнәгать комплексы, азык һәм эшкәртү предприятиеләре өчен җайланмалар һәм хезмәт күрсәтүләр тәкъдим итүче киң кырлы Россия һәм чит ил компанияләре бар.
Чараның форматы авыл хуҗалыгы өчен базар тенденцияләре һәм заманча технологияләр турында аеруча файдалы һәм актуальмәгълүмат алырга, шулай ук бизнес-партнерлар һәм потенциаль инвесторлар арасында эшлекле элемтәләр даирәсен киңәйтергә ярдәм итәчәк.
Чарада Татарстан Республикасы делегациясе дә катнашачак.