Бүген, 28 августта, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшлекле активын арттыру һәм кече хуҗалык рәвешләрен үстерү мәсьәләләре буенча дүртенче зона семинар-киңәшмәсен уздырды.
Нотык белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
Чарада районның кече рәвешле хуҗалыклар белән эшләү рейтингында беренче урынны биләве турында һәм шул ук вакытта, республика программаларында актив катнашу белән белән бергә, 2011 елда “Авылга йөз белән” дигән үз программасын гамәлгә кертүе хакында да әйтелде.
Мамадышском районында 5 эшкуар икмәк һәм икмәк әйберләре җитештерү белән шөгыльләнәләр, 19 – агач эшкәртү белән, 23 – төзелеш материаллары җитештерү белән, 15 эшкуар теплицаларда яшелчә һәм үсентеләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Шулай ук район торак пунктларында 30дан артык хосусый пилорама эшли. Моннан тыш, кече бизнес субъектлары балык эшкәртү, агач күмере, тыгызландырылган пычкы чүбеннән брикетлар җитештерү эшчәнлеген алып баралар.
Очрашу ахырында парламент җитәкчесе җирле хуҗаларга үз эшләрен үстерүдә һәм нәтиҗәле эшчәнлекләрен дәвам итүдә уңышлар теләде , дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән эшләү бүлеге.