Агымдагы елның 9-10 октябрендә Мәскәүдә "Кеше сәламәтлеге һәм экология-2014" өченче Халыкара форумы узачак.
Чара Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Табигать министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ,Россия сәламәтлек күзәтчелеге, Россия табигать күзәтчелеге, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге, РАН, ТПП РФ, РСПП, В. И. Вернадский ис. Хөкүмәткә карамаган экология фонды һәм башка дәүләти, фәнни, иҗтимагый структуралар ярдәмендә узачак.
Форум гражданнар сәламәтлеген әйләнә-тирә мохитнең тискәре йогынтысыннан саклау, экология һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек җитештерү күләмнәрен арттыру юнәлешендә дәүләти-иҗтимагый чаралар эшләү һәм аларны камилләштерү буенча дәүләт хакимияте органнарының, эшлекле, фәнни һәм иҗтимагый даирәләрнең секторара хезмәттәшлеген үстерү максатында уздырыла.
Чара кысаларында пленар һәм секция утырышлары, күргәзмә программасы, шулай ук органик экостандарт принципларында эшли торган ябык цикллы алдынгы агротуристик комплекска барып, күчмә утырыш уздырылачак.
Форум утырышларында түбәндәге темалар буенча фикер алышачаклар: кеше сәламәтлеген саклау, әйләнә-тирә мохитне яклау, агросәнәгать комплексын җайга салу, фермерлыкны үстерү, органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, Россиядә азык-төлек иминлеген тәэмин итү өлкәсендәге законнарны камилләштерү; экологик торышның начар булуы, начар сыйфатлы су, һава, туклану аркасында килеп чыга торган авыруларга каршы тору; кешенең яшәү тирәлеген тискәре экологик факторлардан яклау; Россиядә экологик, савыктыру туризмы һәм агротуризм; биомедицина фәнен үстерү; җәмгыятьтә сәламәт тормыш рәвешен һәм экологик мәдәниятне булдыру һ. б.