Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, республикада 1148,9 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 74 %ын тәшкил итә. 173,2 мең га - сабан бодае, 354,4 мең га - тары, 65,2 мең га солы суктырылган.
Татарстан игенчеләре тарафыннан 2581,1 мең тонна ашлык суктырылган, шул исәптән 363,5 мең тонна сабвн бодае, 832,7 мең тонна тары, 141,2 мең тонна солы.
Уртача уңыш - 22,5 ц/га.
Районнарда 2785,7 мең тонна сенаж, 189,5 мең тонна силос әзерләнгән.
Көзге культуралар 259,1 мең га мәйданда чәчелгән, бу барлык мәйданның 37%ын тәшкил итә.
Районнарда туфрак эшкәртү дәвам итә, төп эшкәртү 525,6 мең га мәйданда башкарылган, шул исәптән 129,3 мең. га мәйда тирәнтен эшкәртелгән.