Республикада көзге чәчү 335,7 мең га мәйданда башкарылган

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оперативмәгълүматы буенча республикада 3 сентябрьгә 1235,6 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 80 %ын тәшкил итә. 231,6 мең гасабан бодае, 379,1 мең га тары суктырылган.

Татарстан игенчеләре 2764,3 мең тонна ашлык суктырдылар, шул исәптән 488,1 мең тонна сабан бодае, 886,9мең тонна тары.

Уртача уңыш 22,4 ц/га тәшкил итә.

Көзге культуралар 335,7 мең га мәйданда чәчелгәнбу барлык мәйданның 48%ын тәшкил итә.

Республика районнарында 4,9 мең га мәйданда 5,5 мең тонна рапс суктырылды. Уртача уңыш 11,4 ц/гатәшкил итә.

Районнар аграрчылары тарафыннан 1,1 мең гектар мәйданда 32,4 мең тонна шикәр чөгендере алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International