4 сентябрьдә "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында авыл хуҗалыгында заманча IT-технологияләрне үстерү турында фикер алышачаклар.
Чарада Россия Федерациясенең "Россельхозцентр" ФДБУ, аның Татарстан Республикасыфилиалы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре һәм башкалар катнаша.
Пленар өлештә «Россельхозцентр» ФДБУ филиалларының роле һәм 2020 елга кадәр авыл хуҗалыгыпродукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын үстерү һәм җайга салу программаларын үтәүдә заманча мәгълүмати технологияләр куллану турында "Россельхозцентр" ФДБУ директоры Александр Малькосөйләячәк.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов 2014 елда үсемлекчелекнең башлангыч йомгаклары турында, Татарстан Республикасының азык-төлек иминлеген тәэмин итү проблемалары һәм юллары турында мәгълүмат бирәчәк.
Барлык милек рәвешләрендәге авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш ярдәм күрсәтүне яхшырту буенча йомгаклар, нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр турында "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадиевнең чыгышы булачак.
"Россельхозцентр" ФДБУ порталы функционалын киңәйтү тәкъдиме белән "Россельхозцентр" ФДБУнеңТатарстан Республикасы филиалы мәгълүмати-техник бүлеге башлыгы Валериан Романов чыгыш ясаячак.
Төп өлештә "Россельхозцентр" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының "Үсемлекләрне яклау өчен экологик имин биопрепаратлар һәм экопродукция” темасы буенча сертификацияләү системасы проектын презентацияләү һәм, шулай ук "Агросемэксперт" ирекле сертификацияләү системасына электрон ярдәм программасын презентацияләү булачак.
Киңәшмәнең гамәли өлешендә югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-парк" технопаркына, Иске татар бистәсенә бару планлаштырыла.