ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бөгелмәдә өлешләргә бүленгән йомшак сырлар җитештерә башлыйлар, дип хәбәр итә   «Бөгелмә газетасы». Аларны “Просто молоко”  компаниясе җитештерәчәк. Бу эш “Татарстанныкын сатып ал!” республика  медиаакциясе буенча башкарылачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 7 ноябрендә «Лизинг-грант» программасы кысаларында субсидияләр бирү өчен конкурс нигезендә эшкуарлар сайлап алуның икенче этабына йомгаклар ясады.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм терлекләрне кышкы абзарда тоту чорына бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмәне министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Бу хакта 8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтте.

Татарстанда карабодай ярмасына кытлык юк – ярминкәләрдә аңа бәяләр тотрыклы.


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Иртәгә, 8 ноябрьдә, Казан шәһәрнең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.
Россия Федерациясенең барлык категория хүуҗалыкларында агымдагы елда чәчү мәйданы 1014,6 меңга, ягъни узган елга карата 92,8% тәшкил итте. Ярманы узган ел өчен кабат җитештерү аркасында быелгы чәчү мәйданы кимрәк була, шуның нәтиҗәсендә ашлыкның бәясе дә төшә. Ил буенча биш ел дәвамында ашлык җитештерү уртача 0,7 млн. тонна тәшкил итте ( берничә еллар буенча уртача шул күләм саклана).

5
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә республика районнарында шикәр чөгендере, көнбагыш, орлыкка кукуруз җыю дәвам итә. Кыр эшләреннән бушаган техника кышкы саклауга куелган, кайберләренә ремонт ясала.
Чүпрәле муниципаль районында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне Чүпрәлемуниципаль районы башлыгы Александр Шадриков үткәрде.
Татарстан Республикасы Мөслим районында сугым комплексы гамәлгә кертелә. 10 ноябрьдән соңцехны бөтен куәтенә эшләтә башлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International