Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм терлекләрне кышкы абзарда тоту чорына бурычлар турында фикер алыштылар. Киңәшмәне министрның терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.
Анда районнар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре консультантлары, муниципаль районнарның нәсел хезмәте белгечләре һәм инвесторлар вәкилләре катнашты.
Нәҗип Хаҗипов чарада катнашучыларга терлекләрне кышкы абзарда тоту чорына практик ярдәм күрсәтү буенча эшче төркемнәр төзү турында мәгълүмат бирде. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча аерым муниципаль районнарда терлекчелек тармагында баланс комиссияләре үткәрү турында да хәбәр итте.
Гомумән алганда, агымдагы елның 10 аенда терлекчелек буенча күрсәткечләр уңай.
Республикада эре мөгезле терлекләр саны - 738,8 мең баш (узган елга карата 100%), шул исәптән сыерлар 245,0 мең баш тшкил итә. 953,3 мең тонна сөт җитештерелгән (узган елның шушы чорына карата 105%), бер сыердан уртача савым - 4113,0 кг. 285,0 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән (узган елга карата 100%), шул исәптән эре мөгезле терлек - 76,2 мең тонна, бозаулар 226,3 мең җаш тәшкил итә.
Ел башыннан алып эре мөгезле терлек саны Балтач, Кукмара, Мамадыш, Кайбыч, Азнакай районнарында арткан. Бу күрсәткеч буенча Әлмәт, Алексеевск, Мөслим районнары калыша.
Иң күп сөт җитештерү Әгерҗе, Мамадыш, Югары Ослан, Теләче, Әлки районнарында күзәтелә. Түбән күрсәткечләр - Чирмешән, Спас, Менделеевск һәм Мөслим районнарында.
Терлек җитештерүнең торышы һәм аны яхшырту буенча бурычлар турында авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелектә нәсел эше предприятиесе директоры Илсур Закиров нотык белән чыкты.
Киңәшмәне йомгаклап, Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Ул һәр муниципаль районның авыл хуҗалыгы предприятиесендә терлекчелекне үзләренең рапс түбе белән тәэмин итү бурычын куйды, моның өчен 200 гектарлап рапс һәм 200 га орлык кукурузы чәчәргә кирәк, бу исә терлекләрне үзебезнең аксымлы һәм энергетикалы азык белән тукландыруда зур ярдәм булачак.