Татарстан Республикасында шикәр заводларына 1,1 млн. тонна шикәр чөгендере китерелде

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бу хакта 8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Николай Титов, республика кырларыннан шикәр чөгендере – 1,5 мең га, орлыкка кукуруз – 14,4 мең га, көнбагыш 32 мең га мәйданда җыясы калды, дип хәбәр итте. Ул шулай ук 2014 елның 10 аенда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча төп күрсәткечләрне әйтеп узды. Мәсәлән, агымдагы елның 10 аенда 285 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелгән (2013 елга карата 100%), 953,3 мең тонна сөт савылган (2013 елга карата 105%), 661,3 млн. данә йомырка алынган (2013 елга карата 103%).

Николай Титов муниципаль районнарда октябрь аенда савылган сөт күләме турында, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге инвесторлар турында җентекләп сөйләде, шулай ук Идел буе федераль округы (ПФО) төбәкләрендә сөткә уртача сатып алу бәяләре буенча белешмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International