Районнар механизаторлары алдында техниканы 2015 елгы кыр эшләренә әзерләү бурычы тора

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә республика районнарында шикәр чөгендере, көнбагыш, орлыкка кукуруз җыю дәвам итә. Кыр эшләреннән бушаган техника кышкы саклауга куелган, кайберләренә ремонт ясала.

Татарстандагы фараз буенча 12 мең трактормең ашлык суктыру комбайны, 860 яшел үлән җыюкомбайны, 6 мең орлык чәчкеч һәм 6 мең культиватор, 450 чәчү комплексы ремонтланган. Моның өчен 1 мең ремонтлау пункты, 990дан артык ремонт остаханәләре бар. Урыннарда төп бурыч – алардан нәтиҗәле файдалану һәм тиегшле шартлар тудыру.

Агымдагы елның 1 ноябренә районнарда 15 % трактор, 25 % чәчкеч, 32 % чәчү комплекслары, 28 % культиватор, 7 % яшел үлән җыю комбайны, 6 % ашлык җыю комбайны кыр эшләренә әзер. .

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге 10ноябрьгә кадәр катлаулы техниканың җитешсезлекләрен бетерү өчен дилерларга һәм сервис хезмәтләренә заказлар бирү бурычын куя.

Хуҗалыкларда чит ил техникасы шактый кулланган күрә, аларга заказларны мөмкин кадәр тизрәк бирергә кирәк. Министрлыкның механикалаштыру хезмәте запас частьләрнең кайтарылуын һәм техиканың вакытында ремонтлануын тикшереп торачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы көзге-кышкы чорда ремонт мәйданчыкларының бушрак булуын һәм запас частьләргә сезонлы ташламалар ясалуын искә төшерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International