Чүпрәле муниципаль районында терлекчелек тармагы эшенә йомгаклар буенча район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәне Чүпрәлемуниципаль районы башлыгы Александр Шадриков үткәрде.
Киңәшмәдә агымдагы елда терлекчелек тармагы эшенә анализ ясалды, 24-сх формасы буенча һәр авыл хуҗалыгы предприятиесенең хисап бирү мәсьәләләре каралды.
2014 елның 1 ноябренә терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясап, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгыИрек Мөхәммәтҗанов, шулай ук Идарәнең баш белгечләре иң яхшы нәтиҗәләрне һәм тармакның киләчәктәге үсешен, тапшырыла торган продукция сыйфатын яхшырту һәм сөт җитештерүгә чыгымнарны киметү зарурлыгын билгеләп үттеләр.
Киңәшмә барышында терлекчелектә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән белгечләрне атап үттеләр. Район башлыгы Александр Шадрико аларның һәркайсын акчалата премияләр белән бүләкләде.
Болар – «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының Яңа Ильмин филиалы МТФ мөдире Виктор Выселкин, «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының Чуаш Бизднәсе филиалы МТФ мөдире Василий Никифоров, «Чынлы” җәмгыяте ветеринария табибы ФәнәсИдиатуллин һәм «Ак Барс Чүпрәле» агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалы җитештерү технологы Наил Әзмуханов.