Татарстанда карабодай ярмасына кытлык юк – ярминкәләрдә аңа бәяләр тотрыклы.
«Бөгелмә КХП №1» ЯАҖ бу елның 10 аенда 17,5 мең тонна карабодай ярмасы җитештергән. Бу предприятие бүгенге көндә республикада карабодай ярмасын төп җитештерүчеләрдән санала. Норма буенча ел буена бер кешегә 3,5 кг карабодай ярмасы исәпләгәндә, республика әлеге төр продукция белән үзен тулысынча тәэмин итә ала (Татарстан Республикасында исәпләнә торган 3822,0 мең кешегә елга әлеге продукция 13,3 тонна кирәк). Карабодай ярмасын җитештерү өчен үзебезнең чимал җитмәгән очракта, ул Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән, аерым алганда, Алтай краеннан һәм Оренбург өлкәсеннән сатып алына.
Федераль дәүләт статистика хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы күрсәткечләре буенча, Казанда 2014 елның 5 ноябренә карабодай ярмасының уртача бәясе 30,89 сум/кг, бу узган елның шул дңатасына карата 0,2%ка кимрәк.
Моннан тыш, агымдагы елның 6 сентябреннән башлап республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодай ярмасы килограммы 25 - 28 сумнан сатыла.