Россия Федерациясенең барлык категория хүуҗалыкларында агымдагы елда чәчү мәйданы 1014,6 меңга, ягъни узган елга карата 92,8% тәшкил итте. Ярманы узган ел өчен кабат җитештерү аркасында быелгы чәчү мәйданы кимрәк була, шуның нәтиҗәсендә ашлыкның бәясе дә төшә. Ил буенча биш ел дәвамында ашлык җитештерү уртача 0,7 млн. тонна тәшкил итте ( берничә еллар буенча уртача шул күләм саклана).
Карабодай 685,6 мең га мәйданда яисә барлык мәйданның 69,4%ы суктырылды. 700 мең тонна ашлык алынды, уңдырышлылык - 10,2 ц/га. Бу күләм илебез халкын тулысынча ярма белән тәэмин итү өчен җитәрлек, елдан-ел килә торган запасны истә тотып, аны экспортлау мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә ел башыннан алып 87 мең тонна ярма экспортланды.
Калган ашлык мәйданы чаптырылган һәм ул кар астында калды. Әйбәт кышлаганда, аны яз көне суктырырга мөмкин булачак. Себердә шундый тәҗрибә бар.
Росстат күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең уртача бәяләре агымдагы елның сентябрендә 7,24 сум/кг тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 15,7%ка түбәнрәк. 27 октябрьгә карабодай ярмасына уртача кулланучылар бәясе 35,48 сум/кг тәшкил итә, бу узган елга караганда 4,5 %ка түбәнрәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора. Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга (тимер, кальций, йод, цинк, фтор, фосфор, кобальт, молибден), витаминнарга (РР, Е, В1, В2, В12), шулай ук лецитинга, җиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай. Карабодай ярмасындагы углеводлар, ашау теләген бастырып, озак үзләштерелә, шуңа күрә кандагы шикәрдә кискен үәзәрешләр барлыкка китерми.
Кешенең ел буена карабодай куллану нормасы - 3,5 кг. Россидә бу культурага ихтыяҗ 550 мең тонна тәшкил итә.