Бөгелмәдә өлешләргә бүленгән йомшак сырлар җитештерә башлыйлар

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бөгелмәдә өлешләргә бүленгән йомшак сырлар җитештерә башлыйлар, дип хәбәр итә   «Бөгелмә газетасы». Аларны “Просто молоко”  компаниясе җитештерәчәк. Бу эш “Татарстанныкын сатып ал!” республика  медиаакциясе буенча башкарылачак.

Акцияне республиканың башка районнарында да хупладылар. Түбән Камада – йогурт, Казанда – эремчек десертлары, Мамадышта пармезан сыры җитештерәләр. Компания продукциясенең бер өлешен илебезнең башка төбәкләренә дә чыгарачаклар. Акция беренче мәртәбә 2009 елда башланып киткән иде. Аңарда  300дән артык кече һәм урта бизнес предприятиеләре катнашты.


www.tatarmilk.ru

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International