Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы агымдагы елның 7 ноябрендә «Лизинг-грант» программасы кысаларында субсидияләр бирү өчен конкурс нигезендә эшкуарлар сайлап алуның икенче этабына йомгаклар ясады.
355 катнашучы җиңүчеләр булып танылды, аларга гомуми суммасы 449,5 млн. сум күләмендәге субсидияләр бүлеп биреләчәк. Конкурста җиңүчеләр рәтендә 162 авыл эшкуары да бар. «Авыл бизнесы” юнәлешендәге әлеге программа кысаларында алар гомуми суммасы 206,4 млн. сум булган субсидиягә дәгъва кылалар, бу гомуми ярдәм суммасының 45,9 %ын тәшкил итә.