Татарстан Республикасы Мөслим районында сугым комплексы гамәлгә кертелә

2014 елның 5 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мөслим районында сугым комплексы гамәлгә кертелә. 10 ноябрьдән соңцехны бөтен куәтенә эшләтә башлау планлаштырыла.

Шәхси эшкуар Ирек Хәмәдишинның каз үрчетү фермасында 100гә якын каз исәпләнә, аларны бары бер кеше карый – барлык җитештерү процесслары механикалаштырылган.

Моның өчен авыл эшкуарына үзенең сугым цехын ачарга туры килә, аның җитештерү куәте- тәүлегенә 500 баш каз суела. Моннан тыш, аның әйтүенчә, аның хуҗалыгына башка районнардан да суярга хайваннар китерәчәкләр.

Хәзер цехта оңгы әзерлек эәләре бара. 10 ноябрьдән соң Татарстан Республикасы АПКның эре эшкәртү объектын тулы куәтенә эшләтә башлау планлаштырыла, дип хәбәр итә Ирек Хәмәдишин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International