ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19 ноябрьдән Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә муниципаль районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кадрлары буенча “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча консультантлар укуы бара.
Росстат күрсәткечләре буенча Россия буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 91,8 процент мәйданда суктырылган. Бәрәңге - 99 процент, яшелчәләр 97 процент мәйданда җыеп алынган.
19 ноябрьдә “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты” федераль дәүләт бюджет фәнниучреждениесендә галимнәр һәм Татарстан Республикасы телеканалларының һәм басма ММЧның әйдәүче журналистлары катнашында матбугат конференциясе узды.

19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Россия карабодай җитештерү буенча дөньяда беренче урында тора. Россия халкының аны киң куллануы гаҗәп түгел, чөнки карабодай макро- һәм микроэлементларга (тимеркальций, йод, цинк, фтор, фосфор, кобальт, молибден), витаминнарга (РР, Е, В1, В2, В12), шулай ук лецитингаҗиңел үзләштерелә торган аксымнарга, органик кислоталарга һәм майларга бай. Карабодай ярмасындагы углеводлар, ашау теләген бастырып, озак үзләштерелә, шуңа күрә кандагы шикәрдә кискен үзгәрешләр барлыкка китерми.
Агымдагы елның 2ноябрендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу буенча конкурс комиссиясе утырышы булачак.
Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда туфракны саклау һәм җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлеше хакында фикер алыштылар.

18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Оренбургта агымдагы елның 25 ноябрендә товар белән тәэмин итүчеләр конференциясе булачак. Бу чараны «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясенең Россия бүлекчәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә товар җитештерүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында үткәрә.
29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә 2 нче “Хәләл” республика ярминкәсе узачак. 60тан артык товар җитештерүчеләр, фермер һәм крестьян хуҗалыклары түбәнрәк бәяләрдән хәләл продукция алып киләчәкләр. Бу – ит, сөт продукциясе, икмәк һәм кондитер әйберләре, балык, бал һәм башка товарлар.
13-16 ноябрьдә Алексевск шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХI нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген, 17 ноябрьдә, Красногорск шәһәрендә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте йортында I Халыкара агросәнәгать сөт форумы ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International