ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстандагы “Бөреле” ЯАҖ - иң беренчеләрдән булып барлыкка килгән, тире-мех чималы җитештерә торган җәнлек үрчетү хуҗалыгы ул. Шул исәптән предприятиедә Россиянең экспорт товарларыннан берсе – кеш тиресе җитештерелә. Хуҗалыкның җитештерү нечкәлекләре һәм торышы турында бүген журналистларга «Бөреле” ЯАҖгә матбугат туры кысаларында предприятиенең генераль директоры Алмаз Миңнекаев һәм җәнлекчелек буенча директор урынбасары Анатолий Большаковсөйләделәр.
Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 26 ноябрьгә 2720,5 тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның шушы чорына караганда 152,8 тоннага артыграк.

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» (ТатНИИСХ) федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә Галимнәр советының киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта директор институты Марсель Таһиров җитәкчелегендәге галимнәр делегациясенең Кытайга барып кайту йомгаклары һәм киләчәктә бу ил белән селекция өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар.

Татарстанда умарталыклар саны арта. Узан елда 14 меңгә якын махсуслаштырылган хуҗалык бар иде. Бу сезонда исә аларның саны 60ка артты, дип хәбәр итәләр Умартачылык идарәсеннән.

24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Иң яхшы Татарстан Республикасыдәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсына йомгаклар ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрнеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
2014 елның 22 ноябрендә Казан теннис академиясендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм дәүләт органнары хезмәткәрләренең IV Спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.
Россия Федерациясе субъектларының АПК органнары оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, агымдагы елның 24 ноябренә бөртекле һәм кузаклы культуралар 43,8 млн. га мәйданда суктырылган,ягъни мәйданның 97,2%ында. Башлангыч 110 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 25,1 ц/га.

21
ноябрь, 2014 ел
җомга
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә туклыклы азык өстәлмәләре белән тәэмин итү һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Иртәгә, 22 ноябрьдә, Казан шәһәренең җиде мәйданчыгында Татарстан Республикасы халкын авыл хуҗалыгы продукциясе белән, көндәлек азык-төлек товарлары белән тәэмин итүне яхшырту максатларында гадәттәге көзге ярминкәләр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International