Росстат күрсәткечләре буенча Россия буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 91,8 процент мәйданда суктырылган. Бәрәңге - 99 процент, яшелчәләр 97 процент мәйданда җыеп алынган.
Барлык категория хуҗалыклардагы башлангыч исәпләүләр буенча ашлык 105,7 млн. тонна суктырылган, 8,1 млн. тонна көнбагыш алынган, 28,6 млн. тонна шикәр чөгендере, 30,5 млн. тонна бәрәңге чыгарылган, 13,8 млн. тонна яшелчә җыелган.
Быел ашлык узган елга караганда 16,1 процентка күбрәк суктырылган. Көнбагыш - 1,5 процентка азрак, шикәр чөгендере 2 процента азрак җыелган. Бәрәңге - 2,8 процентка, яшелчә 0,5 процентка күбрәк җыелган.
Узган еллардагы кебек үк, ашлыкның, шикәр чөгендеренең һәм көнбагышның күп өлеше авыл хуҗалыгы оешмаларында үстерелгән, ә бәрәңге һәм яшелчәләр - күбрәк шәхси хуҗалыкларда.
Моннан тыш, Кырым федераль округы хуҗалыкларында 1,1 млн. тонна ашлык суктырылган, бу узган елның шушы чорына карата 58,8 процентка күбрәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.