Татарстан делегациясе I Халыкара агросәнәгать сөт форумында катнаша

2014 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Бүген, 17 ноябрьдә, Красногорск шәһәрендә Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте йортында I Халыкара агросәнәгать сөт форумы ачылды.

Чарага Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының АПК һәм авыл территорияләрен үстерү комиссиясе, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия субъектларының АПК идарәсе органнары вәкилләре, сөт җитештерүчеләрнең һәм сөт тармагы эшкәртүчеләренең җитәкчеләре, шулай ук фәнниучреждениеләрнең, тармак берлекләренең, ассоциацияләренең һәм тармак бизнесының җитәкчеләре чакырылган. Катнашучылар арасында илебезнең 500дән артык компанияләре вәкилләре бар.

Форумда Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге делегация катнаша. Делегация составына “Республика агросәнәгать инвестицияләре һәм новацияләре” ДУП генераль директоры Әсхать Шәрәпов, «Просто молоко» ИК” ҖЧҖ җитәкчесе кергән.

Көн тәртибенә сөт сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу, шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне кредитлау, сыерларның баш санын һәм сөт җитештерүне арттыруга ярдәм итә торган инновацион алымнар һәм заманча җайланмалар темаларына түгәрәк өстәлләр үткәрү кертелгән.

Форум кысаларында шулай ук бизнес һәм хакимият органнары арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең уңышлы урнәкләре, сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру, файдалы инновацияләрне гамәлгә кертү һәм финанслауның оптимальмеханизмнарын сайлау өлкәсендә сөт индустриясе предприятиеләренең иң яхшы проектлары күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International