Казанда 2 нче “Хәләл” республика ярминкәсе узачак

2014 елның 18 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә 2 нче “Хәләл” республика ярминкәсе узачак. 60тан артык товар җитештерүчеләр, фермер һәм крестьян хуҗалыклары түбәнрәк бәяләрдән хәләл продукция алып киләчәкләр. Бу – ит, сөт продукциясе, икмәк һәм кондитер әйберләре, балык, бал һәм башка товарлар.

Ярминкә-сатудан тыш, чара программасының мәдәни өлеше дә планлаштырыла, кызыклы конкурслар, “Ярдәм” реабилитация үзәгендә тәрбияләнүчеләр эшләренең күргәзмәсе дә булачак.

Ярминкәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә “Хәләл” стандарты комитеты оештыра.

Ярминкә Казан, Аграр ур., 2 адресы буенча 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International