Дәүләт Советы Комитеты утырышында республика җирләреннән нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе буенча фикер алыштылар

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда туфракны саклау һәм җир ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлеше хакында фикер алыштылар.

"Татарстан җир ресурсларына бай. Җир - авыл хуҗалыгы тармагында төп җитештерү чарасы һәм республика милли байлыгының мөһим өлеше, әмма хуҗалык эшчәнлеге, эрозия нәтиҗәсендә җир үзенең сыйфатын югалта", - дип билгеләп үтте Комитет рәисе Таһир Һадиев.

Республика җирләренең бүгенге торышы һәм алардан файдалану проблемалары турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов аңлатма бирде. Бүгенге көндә республика җирләренең гомуми мәйданы 6,8 млн. гектар тәшкил итә. Татарстан җирләренең 68 проценты авыл хуҗалыгы кулланышында (4,6 млн. гектар), шул исәптән 3,3 млн. гектары - сөрүлек җирләр.

Илдус Габдрахманов билгеләп узганча, туфрак катламының төп проблемалары - авыл хуҗалыгы җирләренең күп сөрелүе һәм булуы, шулай ук эрозия. Республика сөрүлек җирләренең 42 процентын эрозия зарарлаган, шул исәптән 6,7 проценты аеруча зур зыян күргән. Татарстан территориясендә гомуми озынлыгы 27 мең чакрымнан артып киткән 20 мең чокыр бар. Шул ук вакытта сөрүлек җирләрнең 3,3 проценты гына урманнар белән әйләндереп алынган (щ ул кимендщ 5% булырга тиеш). Җирләргә сәнәгать объектлары да шактый зыян сала. Сүз төзелеш объектлары, юллар хуҗалыгы, энергия саклау, нефть чыгару турында бара.

Ел саен туфракның уңдырышлылыгы кими, ә ачы туфрак күләме, киресенчә, арта. Фосфат һәм калий составы да начарлана.

Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешенең төп шартлары җирләрнең уңдырышлылыгын саклап калудан һәм нәтиҗәле файдаланудлан гыйбарәт. Татарстан парламенты депутатлары билгеләп узганча, соңгы вакытта республикада җирләрдәннәтиҗәле файдалануга игътибар аз бирелә. Әлеге проблемалар агротехник һәм гидротехник чаралар җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмау аркасында килеп чыккан. Бу тискәре вәзгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен җирләрдән файдалауның яңа концепциясенә күчәргә кирәк. 
Депутатлар җирләрдән нәтиҗәле файдалануда республика максатчан программасын эшләргә тәкъдим иттеләр.

Комитет утырышында шулай ук урманнардан файдалану, җир асты байлыклары турындагы республика законнарына һәм Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары да каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International