19 ноябрьдән “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә муниципаль районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе кадрлары буенча “Дәүләт һәм муниципаль идарә” программасы буенча консультантлар укуы бара.
Уку барышында ЕБ, АКШ һәм башка илләр санкцияләре шартларында АПКның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре, предприятиедә кадрлар белән идарә итүнең төп бурычлары, персонал белән идарә итү, 2015 елда пенсия законнарын үзгәртү, IT-технологияләр нигезендә кадрлар менеджментын документация белән тәэмин итүмәсьәләләре, “Дәүләт хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр каралачак.
Уку курсы ахырында түгәрәк өстәл үткәрү планлаштырыла, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” Федераль дәүләт бюджетмәгариф учреждениесе ректоры Николай Якушкин һәм башкалар катнашачак.