Оренбургта агымдагы елның 25 ноябрендә товар белән тәэмин итүчеләр конференциясе булачак. Бу чараны «МЕТРО Кэш энд Керри» компаниясенең Россия бүлекчәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә товар җитештерүчеләр белән үзара мөнәсәбәтләрне яхшырту һәм хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында үткәрә.
Конференциянең төп максаты – җирле товар җитештерүчеләрне МЕТРОның стратегик үсеш юнәлешләре, сыйфат стандартлары һәм ассортимент сәясәте белән таныштыру. Әлеге чара үзара хезмәттәшлек итү, үзара мөнәсәбәтләр проблемалары буенча фикер алышу һәм проблемаларны хәл итү юлларын эзләү мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу өчен киң мөмкинлек бирә.
Конференциядә МЕТРОның потенциаль партнерлары һәм товар белән тәэмин итеп торучылары буларак Оренбург, Киров,Самара, Саратов, Ульяновск, Пенза өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, Башкортостаннан һәм Удмуртия һәм Чувашия Республикаларыннан товар җитештерүчеләр, «МЕТРО Кэш энд Керри Россия» компаниясе җитәкчелеге һәм төрле эшчәнлек юнәлешләре буенча әйдәүче экспертлар булыр дип көтелә.
Конференция кысаларында товар җитештерүчеләрнең яңалары белән сатып алу сессиясе уздырылачак. МЕТРО компаниясен яңа җитештерелгән сыйфатлы товарлар, бигрәк тә: ит, балык, яшелчә һәм җиләк-җимешләр һ.б.лар кызыксындыра.