13-16 ноябрьдә Алексевск шәһәр тибындагы поселогында Татарстан Республикасының “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Татарстан Республикасы “Сәламәтлек” ХI нче авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары уздырылды.
Финал ярышларында республика муниципаль районнарыннан 13 команда катнашты. Барлык катнашучылар 150ләп кеше иде.
Дүрт көн ярышлар йомгаклары буенча команда зачетында 1 урынны – Алексеевск муниципаль районы командасы, II урынны – Спас, III урынны – Буа муниципаль районнары командалары алды.
Ярышларда җиңүчеләрне кубоклар, медальләр, дипломнар белән бүләкләделәр.