19 ноябрьдә “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институты” федераль дәүләт бюджет фәнниучреждениесендә галимнәр һәм Татарстан Республикасы телеканалларының һәм басма ММЧның әйдәүче журналистлары катнашында матбугат конференциясе узды.
Очрашуның максаты – бүгенге шартларда республика авыл хуҗалыгы җитештерүенең актуальпроблемалары турында фикер алышу.
Журналистлар галимнәргә телевизар караучыларны һәм укучыларны кызыксындыра торган сораулар бирделәр, аларның күбесе импортны алмаштыруга бәйле проблемалар хакында иде.
Институт директоры, Татарстан Республикасы фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Марсель Таһиров әйтеп киткәнчә,Татарстан Республикасы бүген төп азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итә, ит һәм сөт продуктларының 20-30%ын Россия төбәкләренә дә чыгара. Яшелчә һәм җиләк-җимеш кенә җитеп бетми.
«Безнең институт республикада селекция һәм төп авыл хуҗалыгы культураларының оригиналь орлыкларын җитешетерү белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма. Без республика орлыкчылык хуҗалыкларының ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерәбез. Россия төбәкләренә дә шактый чыгарабыз. Күрше Марий Эл, Удмуртия республикаларында безнең сортларга ихтыяҗ зур. Быел савыктырылган бәрәңге орлыгын бик теләп алдылар. Аларның бәясе түбән, сыйфаты югары” диде Марсель Таһиров.
Бу сортларның конкурентлылыгының өстенлеге шунда ки, алар төрле шартларга тиз ияләшәләр, шуның аркасында аларны Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр бик теләп алалар. «Тиешле финанслау булса, без бу фәнни процессны тизләтеп, конкуренциягә сәләтле продукция җитештерә алыр идек һәм бу импортны алмаштыру проблемасын хәл итү юлының берсе булыр иде”.
Аның әйтүенчә, импортны алмаштыру проблемасын хәл итүдә төп бурыч – үзебездә җитештерелгән продуктларны эшкәртүне үстерү. Республиканың бренд культураларын - арыш, бодай, борчак, тары, карабодайны эшкәртеп, дөньябазарларында киң кулланыла торган, экологик чиста йөзләгән исемдә продукция ясап җитештереп булыр иде.
Мәсәлән, карабодай – элек Татарстанда 80 мең га мәйданда үстерелә иде, хәзер 7 меңгә калды. Сәбәбе – бездә эшкәртелми. Бездә аның яңа сортлары да, орлыклары да бар (Россия Федерациясе дәүләт реестрында 10 сорт теркәлгән). Карабодай буенча сортлар булдырудан алып эшкәртү мәсьәләләренә кадәр контрольдә тота торган вертикаль-интеграцияләнгән холдинг(Берлек) булдырырга кирәк, дип саный Марсель Таһиров.
Биология фәннәре докторы, профессор М.Л. Пономарева билгеләп үткәнчә, быел көзге культуралар буенча уникаль вәзгыть барлыкка килә: вегетация чоры иртә тәмамлана. Көзге чәчүдән соң вегетация тәмамланганчы 45-55 көн узарга тиеш, ә чынбарлыкта исә, соңрак чәчүгә дә карамастан, бу чор 30-35 көн тәшкил итте. Мондый хәл үсемлекләрне кышка әзерләүгә тискәре тәэсир итә. Галимнәр көзге арышның 3-5 үренте белән, бодайның 2-3 үренте кышка керүе хакында мисаллар китерделәр, аларның үрнәкләрен күрсәттеләр. Бодай вегетация чорында 5 үрентегә кадәр үсәргә тиеш.
Кар төшкәнче җирнең туңып калуы уңай күренеш, әгәр якын арада кар яуса, ул юеш җир өстенә ятмый. Үсемлекләр үсүдән тукталган килеш кар астында калсалар, аларның шикәре күбрәк сакланып кала. Бүгенге көндә үсенте төенчекләрендәге шикәр күләме 24-25% тәшкил итә, бу оптимумга туры килә.
Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Д.Ф. Әсхәдуллин Татарстан Республикасы шартларында рапс җитештергәндә орлыклардагы май өлеше ил буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк дигән мәгълүматны кире какты. Агымдагы елда рапс орлыкларындагы май өлеше 50-55 % дәрәҗәсендә. Тулаем республика буенча аны үстерү өчен шартлар уңай. Тиешле технологияләрне кулланганда һәм җирле шартларга җайлашкан орлыклар гамәлгә керткәндә, рапс үстерү югары табышлы булырга мөмкин.
Катнашучылар алдында авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Н.З. Василова чыгыш ясады, ул, бодай орлыгының сыйфатымәсьәләсен төрле яклап карарга кирәк, диде, беренче чиратта, ул товар җитештерүчеләрнең югары уңыш артыннан куып, сыйфаты турында онытып җибәрүләренә бәйле. Уңай яклардан шуны әйтергә кирәк, республикада үстерелергә тиешле язгы бодай сортлары исемлегенә ел саен сыйфаты ягыннан кыйммәтле сортлар кертелә. Быел Экада 113 сорты кертелгән иде. Технологиянең барлык якларын үтәгәндә генә тиешле сыйфатлы продукт алып була. Туфракның тыгызлануы да үсемлекләргә тискәре тәэсир итә. Мондый туфрак аларның тамырын черетә. Нәтиҗәдә - аз уңыш, сыйфат күрсәткечләре дә түбән.