Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында Галимнәр советының Кытайга барып кайту йомгаклары буенча киңәйтелгән утырышы булды

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

«Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты» (ТатНИИСХ) федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесендә Галимнәр советының киңәйтелгән утырышы булды.

Утырышта директор институты Марсель Таһиров җитәкчелегендәге галимнәр делегациясенең Кытайга барып кайту йомгаклары һәм киләчәктә бу ил белән селекция өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча фикер алыштылар.

Делегация составында А.Н. Фадеева, бөртекле һәм ярма культуралары селекциясе бүлеге мөдире, биология фәннәре кандидаты; Д.Ф. Әсхәдуллинмайлы культуралар селекциясе секторы мөдире бар иде. Бу сәфәр Кытай ягыннан Цзилинь провинциясенең Фән һәм техника департаменты һәм Байчен авыл хуҗалыгы академиясе президенты Жен әфәнде (ул Россия фәннәр академиясенең чит ил әгъзасы булып тора) чакыруы буенча оештырылды.

ТатНИИСХ директоры Марсель Таһиров үз чыгышында ике якны да кызыксындыра торган мәсьәләләргә тукталды.

Ул Кытайның үсеш темплары буенча дөньяда иң алда баруын, шуның нәтиҗәсендә фән өлкәсендә дә иң югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Анда дәүләтнең нигези һәм гамәли тикшеренүләрне тулысынча финанславын, галимнәрнең һәм җитәкчеләрнең абруе югары булуын әйтеп узды.

ФТИ системасы – тәҗрибәле хуҗалыклар яисә станцияләр (апробация) – товар җитештерүчеФән һәм җитештерү Актуальмәсьәләләр буенча Берлекләргә берләшкән. Игенчелек буенча - 50 Берлек, терлекчелек буенча – 11, балыкчылык буенча 5берлек эшли. Берлек җитәкчесе бөтен нәрсә өчен: селекциядән башлап эшкәртү һәм сатуга кадәр җавплы була. Шундый система аркасында җитештерүнең табышлылыгы да югары.

Бу тәҗрибәне киләчәктә үзебездә дә гамәлгә кертергә кирәк, дип саный Марсель ТаһировМәсәлән, Кытайда дөге, рапс, кукуруз, соя кебек традицион культуралардан меңләгән төрдә продукция әзерлиләр, ә бездә – арыш һәм бодайдан бары тик 15-20 төрле продукция әзерлиләр.

Мәсәлән, карабодай – элегрәк ул Татарстанда 80 мең га мәйданда җитештерлгән булса, хәзер бары тик 7 га мәйданда. Чөнки ул үзебездә эшкәртелми. «Бездә барысы да бар – карабодайның яңа сортлары да (Россия Федерациясе дәүләт реестрында 10 сорт теркәлгән), оригиналь орлыклар да. Карабодай буенча сортлар булдырудан алып эшкәртү мәсьәләләренә кадәр контрольдә тота торган вертикаль-интеграцияләнгән холдинг (Берлек) булдырырга кирәк. Шулай булганда гына без продукцияне читтән алмыйча, киресенчә, читкә чыгара алачакбыз», - дип саный институт директоры Марсель Таһиров.

Аның сүзләреннән күренгәнчә, Кытай бик күп чит илләр белән хезмәттәшлек итә, алдынгы фәнни тәҗрибәләрне өйрәнәләр һәм аннары, тиешле адаптация узганнан соң, аларны үзләрендә гамәлгә ашыралар. Кытай товарларының һәм хезмәтләренең конкуренциячеллеге шуңа бәйле. Аларда галимнәр өчен чит илләрдә стажировка узу мөмкинлнге зур. Яшь галимнәр иң яхшы фәнни-тикшеренү үзәкләрендә берничәшәр ай стажировка узалар. Нәтиҗәдә белгечләр квалификацияләрен тиз күтәрәләр һәм иң югары дәрәҗәдә эшлиләр. Бу тәҗрибәне дә Татарстан Республикасында кулланырга кирәк.

А.Н. Фадеева һәм Д.Ф. Әсхәдуллин институт директорының чыгышына өстәп, фәнни тикшеренүләр буенча үз юнәлешләре буенча мәгълүмат һәм аудитория сорауларына җаваплар бирделәр.

Бу сәфәргә йомгак ясап, Марсель Таһиров, аның бик нәтиҗәле булуын, институтның халыкара проектлар эшләү буенча тәҗрибәсе барлыгын һәм аны үзара файдалы нигездә үстерергә кирәклеген әйтте. Ниятләр турында беркетмә төзелде һәм имзаланды. Фәнни-техник хезмәттәшлек турында шартнамә проекты әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International