Марат Низаметдинов – иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында “Иң яхшы Татарстан Республикасыдәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсына йомгаклар ясалды. Җиңүчеләргә бүләкләрнеТатарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Нигезләмә нигезендә, “Иң яхшы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәре” республика конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәренең абруен күтәрү, дәүләт идарәсенең алдынгы тәҗрибәсен тарату, иң яхшы һөнәри күнекмәләргә һәм белемнәргә ия граждан хезмәткәрләрен ачыклау һәм бүләкләү максатларында ел саен үткәрелә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Марат Низаметдинов Конкурсның “Икътисадның реаль секторына идарә итү” номинациясендә җиңүче дип танылды.

Татарстанда 2014 елда беренче мәртәбә старт алган Конкурста 6 номинация билгеләнгән: тармакара идарә итү, икътисадныңреаль секторына идарә итү, социаль өлкәгә, хокукый һәм дәүләт органнары эшчәнлеген кадрлар белән тәэмин итүгә идарә итү, дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, документацион, финанс-икътисадый, хуҗалык ягыннан һәм башкача тәэмин итү. Моннан тыш, һәр номинация, катнашучының вазыйфасына бәйле рәвештә, ике категориягә бүленгән иде.

Конкурста катнашучылар Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендәге конкурскомиссиясе хөкеменә үз эшләрен тапшырдылар, барысы 90 эш тапшырылды, шулардан 35 эш сайлап алынды.

22 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан иң яхшы 12 дәүләт граждан хезмәткәре бүләкләр алдылар. Җиңүчеләрне котлаганда, Татарстан Республикасы Президенты мондый конкурсның республикада дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген арттыру өчен бик мөһим булуын ассызыклап китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International