Россия Федерациясе субъектларының АПК органнары оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, агымдагы елның 24 ноябренә бөртекле һәм кузаклы культуралар 43,8 млн. га мәйданда суктырылган,ягъни мәйданның 97,2%ында. Башлангыч 110 млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 25,1 ц/га.
Көзге һәм язгы бодай гомумән ил буенча 23,9 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 97,2 %ында. 62,2млн. тонна ашлык җыелган, уңдырышлылык - 26,1 ц/га.
Көзге һәм язгы тары 9 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 99,4 %ында. 21,2 млн. тонна тары җыелган, уңдырышлылык -23,5 ц/га.
Орлыкка кукуруз 2,4 млн. га суктырылган, ягъни мәйданның 92,1 %ында. 11 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 45,6 ц/га.
Дөге 187,6 мең га мәйданда суктырылган, ягъни мәйданның 95,7%ында. 1,1 миллион тоннадан артык суктырылган, уңдырышлылык - 61 ц/га.
Шикәр чөгендере (фабричный) 896,7 мең га мәйданнан чыгарылган, ягъни мәйданның 98,6%ында. 33,2 млн. тонна татлы тамыразык җыелган, уңдырышлылык - 370,3 ц/га.
Карабодай 738,8 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 97,4%ында суктырылган, 744,7 мең тонна җыелган, уңдырышлылык - 10,1 ц/га.
Лен-долгунец 43 мең га мәйданнан казып алынган, ягъни мәйданның 86,6 %ында.
Көзге һәм язгы рапс 1 млн. га мәйданда суктырылган, ягъни барлык мәйданның 87,8%ында. 1,4 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 13,9 ц/га.
Орлыкка көнбагыш 6,2 млн. га мәйданда суктырылган, ягъни мәйданның 91,2%ында. 8,6 млн. тонна җыелган,уңдырышлылык - 13,9 ц/га.
Соя 1,8 млн. га мәйданнан суктырылган, ягъни мәйданның 93,3%ында. 2,5 млн. тонна җыелган, уңдырышлылык - 13,6 ц/га.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында бәрәңге 309 мең га мәйданнан казып алынган,ягъни мәйданның 97,6%ында, җыелган бәрәңге 6,1 млн. тонна тәшкил итә, уңдырышлылык - 197,2 ц/га.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларында яшелчәләр 166,1 мең га мәйданнан җыелган,ягъни мәйданның 98,6%ында, 3,7 млн. тонна яшелчә җыеп алынган, уңдырышлылык - 226,1 ц/га.
2015 ел уңышы өчен көзге бөртекле культуралар 16,8 млн. га мәйданда чәчелгән, ягъни фаразлана торган мәйданга карата 102,1% тәшкил итә.