Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында туклыклы азык өстәлмәләре белән тәэмин итү һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2014 елның 21 ноябре, җомга

Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә туклыклы азык өстәлмәләре белән тәэмин итү һәм сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Очрашуда Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең «Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ, “Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе” югары һөнәри белем бирүфедераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе вәкилләре, «Ялкын Агро» ҖЧҖ — Татарстан Республикасында ДСМ компаниясенең рәсми вәкиле, «Биокам» ҖЧҖ, «Биопрепаратлар» ҖЧҖ, «Лира Фарм» ҖЧҖ, «Казанский МЭЗ» ААҖ, «Диалог Трейд ҖЧҖ, «Камп» ААҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Нәҗип Хаҗипов Россиядә һәм Татарстан Республикасында сөт базарындыгы вәзгыять һәм 2014 елга фаразлана торган күрсәткечләр турында сөйләде. Министр урынбасары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән нәтиҗәле эшләү һәм хуҗалыклар белән хезмәттәшлек итү барышында барлыкка килә торган проблемалар хакындагы мәсьәләләрне күтәрде һәм алар буенча фикер алыштылар.

В ходеКиңәшмә барышында азык өстәлмәләре белән тәэмин итүче компанияләрнең җитәкчеләре һәм вәкилләре Татарстан Республикасы хуҗалыклары белән эшләгәндә килеп чыга торган проблемаларны әйттеләр. Алар югары уку йортларында укучы студентларга авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру мәсьәләләрендә белем бирү методикасын камилләштерү зарурлыгына басым ясадылар.

Галимнәр сөт тармагын үстерү һәм эре мөгезле терлекләрне тукландыру системасын камилләштерү мәсьәләләрен хәл итү өчен республикада терлек азыгын тикшерү буенча үзебезнең лабораторияне булдыру кирәклеге турында сөйләделәр. Мәскәү өлкәсенең Клин шәһәрендә андый лаборатория эшли.

Белешмә өченНидерландта терлек азыгы буенча эшли торган BLGG AgroXpertus (Би Эл Джи Джи Агроэкспертус)лабораториясе инде менә 80 ел буена әйдәүче бәйсез авыл хуҗалыгы лабораториясе булып санала. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә аналитик һәм күрсәтмә ярдәм белән лаборатория азык җитештерүне камилләштерергә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә аларның чыгымнарын киметергә ярдәм итә. Лаборатория терлек азыгына анализ ясый һәм аның туклыклылыгы, сыйфаты буенча күрсәтмәләр бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International