Татарстандагы “Бөреле” ЯАҖ - иң беренчеләрдән булып барлыкка килгән, тире-мех чималы җитештерә торган җәнлек үрчетү хуҗалыгы ул. Шул исәптән предприятиедә Россиянең экспорт товарларыннан берсе – кеш тиресе җитештерелә. Хуҗалыкның җитештерү нечкәлекләре һәм торышы турында бүген журналистларга «Бөреле” ЯАҖгә матбугат туры кысаларында предприятиенең генераль директоры Алмаз Миңнекаев һәм җәнлекчелек буенча директор урынбасары Анатолий Большаковсөйләделәр.
Хуҗалыкка китәр алдыннан “Казан” агросәнәгать паркында “Бөреле мехлары” бутигын карап чыктык.
Миннекаев сүзләреннән күренгәнчә, сыйфатлы мехның асылы – хайваннарны тоту шартлары һәм дөрес төзелгән азык рационы. «Мех сыйфатлы булсын өчен җәнлек дөрес ашатылырга тиеш. Рационны төгәл үтәргә, һәр ингредиент: аксымнар,протеиннар, майлар һәм башкалар тиешле вакытта бирелергә тиеш”», – диде ул.
Предприятиенең генераль директоры фикеренчә, тире-мех чималын җитештерү өлкәсендә төп проблема - базарда аларның күп булуы. «Базарның тулылыгы Кытайдан килгән мех аркасында. Әмма сыйфаты ягыннан безнең мех күпкә яхшырак. Ул натураль шартларда үстерелгән җәнлек мехы. Аңа кагылуга, нәтиҗә ясарга була: ул утырмый, беренче юеш тиюгә коелып төшми. Сатып алучылар кангәгать кала”,- дип ассызыклады Миңнекаев.
Хуҗалыкның төп горурлыгы – кара кеш, ул Россиянең иң кыйммәтле экспорт товарларыннан берсе. Кеш фермасында 2,9 меңләп ана кеш һәм 1,3 меңләп ата кеш бар. Шулай ук хуҗалыкта 5 мең ана чәшке, 2 меңгә якын ана төлке һәм 100 ата төлке бар. Җәй көне, яшь җәнлекләр үстерү чорында, кыйммәтле мехлы җәнлекләрнең баш саны 62 меңгә кадәр җитте.
Хуҗалыкның җәнлекчелек буенча директор урынбасары Анатолий Большаков сөйләвеннән күренгәнчә. Кеш – үрчетү өчен иң катлаулы җәнлеклекләрнең берсе: “Беренчедән, ул өч елдан соң гына үрчем бирә башлый, икенчедән, аның балалары чәшкегә караганда ике мәртәбә әзрәк була”.
2015 елның 1 гыйнварына ана кешләрне 440 башка арттыру планлаштырыла.”Кешкә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Беренчедән, ул бик матур, бай мех, икенчедән, дөньяда, Россиядщн тыш беркайда да кеш ъстерелми», - дип аңлатма бирде Большаков. «Юкка гына аны ханнар мехы дип атамыйлар инде”, - диде Алмаз Миңнекаев.
Предприятҗиенең якындагы планында - Санкт-Петербургта халыкара кыйммәтле мех аукционында катнашу, анда һәрвакыт Татарстанның тире-мехларына итхтыяҗ зур була. Былтыр алып барган 2 мең тиренең барысы да сатылган иде, быел исәхуҗалык аукционга 4 мең тире алып барырга җыена. “Безнең мехлар дөнья базарында ярышырлык”, - дип ассызыклады Анатолий Большаков.