Бүген “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясенең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясадылар.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасарыНиколай Титов, ТатНИИСХ ДФУ директор Марсель Таһиров, «Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасарлары Рафис Хәбибуллин һәм Галина Полях, «Биопрепаратлар» НПИ ҖЧҖ директоры РиммаИбәтуллина, орлыкчылык хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә Ассоциациягә алу һәм аның составыннан чыгару мәсьәләләре каралды.
Ассоциация эшчәнлегенә йомгаклар турындагы нотык белән аның генераль директоры Юрий Еров чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, агымдагы елда Ассоциациянең орлыкчылык хуҗалыклары гектардан 28,7 ц ашлык алдылар. 2014 елда 15,2 меңтонна орлык сатылды.
«Комиссияләр эше йомгаклары буенча Ассоциациянең 42 орлык хуҗалыгы (98%) Россиянең орлыкчылык хуҗалыклары реестрына кертелде. Хуҗалыкларның 80%ка якыны өч елга - I категория, ә 20%ы II категория алдылар», - диде Юрий Еров.
Чара ахырында “2014 елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы” конкурсына йомгаклар ясалды. Быел 1 урынны Тукай районының “Ирек” ПК алды, 2 урынны – “Ак Барс” агрокомплексы”, 3 урынны Буа районының “Кыят” ААҖ алды.
Юрий Еров орлыкчылык хуҗалыклары өчен 2015 елга һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләде.