Татарстанда умарталыклар саны арта

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстанда умарталыклар саны арта. Узан елда 14 меңгә якын махсуслаштырылган хуҗалык бар иде. Бу сезонда исә аларның саны 60ка артты, дип хәбәр итәләр Умартачылык идарәсеннән.

Бу сезонда умарта күчләре дә артты. 2013 елда аларның саны 239 мең иде. Быел алар 245 меңгә җитте.

Бал җитештерү күләме дә былтыр 6,3 мең тонна булса, быел 6,4 мең тонна шифалы продукт агызып алынды.

Яңа умарталыкларга килгәндә исә, аларны күбрәк шәхси хуҗалыклар ача. Умартачылык идарәсе белгечләре әйтүенчә, бу тармак әкренләп шәхси секторга күчеп бара.



«Татар-информ» МА


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International