Казанда авыл хуҗалыгы кооперациясе буенча бөтенроссия конференциясе узачак

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Казанда 4 – 5 декабрьдә “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ», Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе сылтамасына таянып.

Чараның төп оештыручысы - Россиянең крестьян (фермер), хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР). Конференция эшендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе катнаша.

Оештыручылар сүзенә караганда, әлеге чараны Татарстанда оештыруның сәбәбе – авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүгә һәм эшкәртүгә ярдәм итә торган авыл хуҗалыгы кооперациясенең алга киткән булуында.

Конференциядә катнашучылар 4 декабрьдә Питрәч районына барачаклар, анда “Ватан” КФХ үрнәгендә сөт эшкәртү белән танышачаклар. Бу көнне шулай ук алар Зеленодольск районында «Индейка» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары эшчәнлеге белән танышуны да планлаштыралар, бу кооператив оешмасы кош-корт үрчетү һәм аларны эшкәртү белән шөгыльләнә.

декабрьдә чарада катнашучылар авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын алга таба үстерү буенча фикер алышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International