Бүген, 29 ноябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында II нче «Хәләл» республика ярминкәсе узды, анда Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре товар җитештерүчеләре катнашты.
Чараны “Хәләл” стандарты комитеты, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, “Казан” агросәнәгать паркы һәм “Хәләл” индустриясе милли ассоциациясе оештырды.
Ярминкә иртә таңнан Изге Коръән сүрәләре укудан башланды, аларны “Хәләл” стандарты комитеты рәисе урынбасары Ирек хәзрәт Җиһаншин укыды.
Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, “Хәләл” стандарты комитеты рәисе һәм “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖнең коммерция бүлеге башлыгы РифатНасыйбуллин катнашты.
Үзенең сәламләү чыгышында Нәҗип Хаҗипов, узган ярминкә халыкның хәләл продукциягә югары ихтыяҗын күрсәтте, шуңа күрә мондый чараны уздыру тәҗрибәсен дәвам итәргә кирәк, диде. «Бүгенге көндә “Хәләл” стандарты комитетында Татарстан әйдәүче җитештерүчеләренең күбесе сертификация узды һәм мондыйларның саны арта бара. Комитет сертификаты сыйфат гарантиясе була”, - диде ул.
Бүгенге ярминкәдә үз товарының ислам нормаларына туры килүенә сертификат алган 60ка якын җитештерүче катнашты. Шундый товарлардан ит, сөт, балык продукциясе, икмәк һәм кондитер әйберләренә ярминкә бай булды. Алар барысы да ваклап сату бәясеннән түбәнрәк бәяләрдән сатылды. Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр кулдан эшләнгән әйберләр һәм сувенир продукциясе дә сатып ала алдылар. «Зәкать» БФ шулай ук балалар өчен бәйләгән әйберләр алып килгән иде. Ярминкәдә җыелган акчалар “Гаврош” балалар приютына һәм Татарстан Республикасында беренче Балалар хосписына ярдәм итүгә җибәреләчәк.
Ярминкә кысаларында шулай ук ризыкларны татып карап, аларга бәя бирү мөмкинлеге дә бар иде. Хәләл ярминкәгә килүчеләр “Бүгенге заман кешесенең туклану проблемалары” дигән темага лекциядән һәм “Хәләл турында нәрсә беләсең?” дигән мини-викторинадан хәләл ризыкның файдасы һәм аның югары сыйфатлы булуы турында күп нәрсә белә алдылар. Викторинада үз тапкырлыкларын олылар гына түгел, балалар да күрсәтә алды.
Чара төрле концерт һәм иҗат номерлары белән дәвам итте һәм ул йомгаклар ясау, ярминкәдә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.